Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 67
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Ярый әле кайттың…
ОглавлениеБолай көткәнем юк иде
Сине тилмереп.
Елардай булдым син юкта
Үксеп, илереп…
Мин мең тапкыр дөрләп яндым,
Мең тапкыр туңдым;
Мин мең тапкыр дуладым да
Мең тапкыр тындым…
Әллә нәрсә булды әле,
Никтер үзгәрдем.
Бик нечкәрде күңелләрем,
Моңсу – күзләрем…
Әйе шул, бик нык үзгәрдем…
Ул каян икән?
Әллә инде мин чыннан да
Картаям микән?..
Тәрәзәдән һәм ишектән
Күз дә алмадым…
Сине яратуымны мин
Ныграк аңладым…
Синең өчен бик борчылдым,
Тышта бит буран…
Ярый әле кайттың, җаным…
Үләм дип торам.
24.12.2017