Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 65

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Вакыт төгәл…

Оглавление

Бернишләп тә булмый, бернишләп тә…

Күңелле дә кебек, кыен да…

Вакыт төгәл… Вакыт мәрхәмәтсез…

Төгәлләнеп килә быел да.


Иске елыбызның көннәре дә

Калды инде бары берничә…

Яңа елга кереп барабыз без,

Ниләр буласын да белмичә…


Ниләр булды, барысы да кала,

Алып китеп булмый берсен дә…

Иске елдан без канәгать булыйк!

Син, күңелем, бер дә көрсенмә!


Өмет белән карыйк киләчәккә!

Инде тагын ниләр әйтергә?

Истәлекләр калсын исебездә,

Хатирәләр калсын хәтердә.


Салып куйыйк хәтер сандыгына,

Саклансыннар шунда – сандыкта…

Һәм күтәреп куйыйк бокалларны

Үзебезнең, әйдә, саулыкка!


Иске еллар, әйдә, китә торсын!

Киләсе ел килсен һәркемгә!

«Бисмилла!» дип Яңа елга керик!

Һәм шатланыйк яңа һәр көнгә!


23.12.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх