Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 56

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Китәсе кошлар киттеләр…»

Оглавление

Китәсе кошлар киттеләр,

Калды каласылары…

Юк, аларның чит җирләргә

Килми барасылары.


Алар да минем шикелле,

Яши алмый читләрдә.

Ә киткәннәр китә торсын,

Ник аларны чикләргә?!


Ә сез ташлап китмәдегез,

И якташ кошларыбыз…

Ничек кенә булыр инде

Быелгы кышларыбыз?!


Бер-беребезне җылытып,

Кышны чыгарбыз әле.

Кошларыбыз чыдаганны,

Без дә чыдарбыз әле…


23.11.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх