Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 49

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Аңламассың…

Оглавление

Карлы яңгыр, җилле яңгыр…

Ни көз түгел, ни кыш түгел.

Аңлап булмый күңелемне:

Ул ни тулы, ни буш түгел…


Көз белән кыш кушылган чак…

Ни үз түгел, ни ят түгел…

Күзләремә яшьләр килә…

Ни өчендер оят түгел.


Туңмыймын да, янмыймын да…

Ни җылы, ни салкын түгел.

Нидер булды күңелемә:

Ул ни боз, ни ялкын түгел…


Нишләргә белми табигать…

Бу, әлбәттә, уен түгел.

Табигать кебек күңел дә…

Рәхәт түгел, кыен түгел.


Көн ни якты, ни караңгы…

Ни көн түгел, ни төн түгел.

Аңлый алмыйм халәтемне:

Ни төш түгел, ни өн түгел…


5.11.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх