Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 55

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Күңелемнең табигате…

Оглавление

Нәкъ менә табигать кебек

Минем күңел дә.

Кояш та бар, болыт та бар

Күңел күгендә.


Кирәк чакта явып тора

Явымнары да…

Чыгып тора җилләре дә,

Давыллары да…


Әйе-әйе, андый чаклар

Еш булып тора…

Минем күңелдә яз, җәй, көз,

Кыш булып тора.


Бураннары чыгып тора…

Һәм тынып тора.

Күңелем бер бушап тормый,

Гел тулып тора.


Табигать гел үзгәрештә…

Күңел дә шулай.

Күңелемнең табигате

Нәкъ шундый бугай.


Табигатьнең бер төредер

Минем күңел дә…

Табигать төсле үзгәрде

Күңел бүген дә.


17.11.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх