Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 45

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Һәркемнең дә үз көзе…

Оглавление

Яшь чакта да күп язылган

Көзләремә багышлап…

Чөнки көз ул тылсым төсле,

Чөнки көз ул – табышмак…


Яшь чакта да ни өчендер

Көзләр бик елак иде…

Яшьлектәге ул көзләрем

Хәзер бик ерак инде.


Тик барыбер күңлем белән

Мин һаман анда әле.

Ул чактагы моңсулыклар

Һаман да җанда әле.


Көз җитүгә, дөнья һаман

Сарыларга күмелә.

Хәзер инде сарыларга

Күңелләр дә күнегә.


Безнең хәзер көз асылын

Аңлый торган чагыбыз.

Акрын гына көзгә таба

Якыная җаныбыз…


Көзгә кергәч, кем моңлана,

Ә кемнәрдер көрсенә…

Көзләр алар һич кенә дә

Охшамый бер-берсенә.


Без дә төрле, көн дә төрле,

Көз үзе дә йөз төсле.

Үзгәреп кенә торабыз,

Ел да килгән көз төсле…


Көзләр көзгә охшамый шул,

Һәрбер көзнең үз йөзе,

Һәркемнең дә үз хисләре,

Һәркемнең дә үз көзе.


Көз кабатлый күңелләрне,

Көз дә шул ук без бит ул…

Ким дигәндә, йөз җырлык һәм

Йөз шигырьлек көз бит ул!


7.10.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх