Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 54
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Әле таң ата гына…
ОглавлениеНигәдер иртә уяндым…
Уяндым кинәт кенә.
Уянуга уйлар алды
Күңелне биләп кенә…
Күземә һич йокы керми,
Күземне ачып ятам.
Уйларым белән биеккә,
Галәмгә ашып ятам…
Дөнья тынып калган кебек,
Тынмаган тик ми генә…
Нинди генә уйлар килми,
Башка керми ни генә?!
Уйларның кирәкләре дә,
Кирәкмәгәннәре дә…
Уйларның бөреләре дә,
Җиләкләнгәннәре дә…
Бөтен гомеремне барлап
Чыктым шушы бер төндә…
Минем ниләр уйлаганны
Беркем белми, беркем дә.
Белмәсеннәр…
Тышта – галәм…
Күкне йолдыз каплаган.
Таң үзе дә йоклый әле,
Юк әле, юк, атмаган.
Яшь егетләр сөйгәннәрен
Озатып кайта гына…
Йоклагыз, и газизләрем!..
Әле таң ата гына.
13.11.2017