Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 63
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Ак кояш
ОглавлениеӘ көн бүген шундый якты,
Аклык кына тоташтан.
Җирем – ап-ак, күгем – ак, пакь…
Җир белән күк тоташкан.
Бүгенгем тора елмаеп,
Күңелем тора көлеп!
Ни өчендер ул кадәрле
Салкын да түгел кебек…
Кояш та ал, кызыл түгел,
Ни өчендер ак бүген.
Яктыртып тора ак кояш
Күңелемнең ак күген.
Күзне дә чагылдырмый ул,
Хәтта карап та була…
Ак кояшның аклыклары
Җаныма кереп тула.
Яктырта бөтен дөньямны
Ак кыш белән ак кояш!
Шундый рәхәт, күңелдә дә
Шул ак кояшны тойгач…
20.12.2017