Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 60
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Син тагын китәсең инде…
ОглавлениеСин тагын китәсең инде…
Инде ничәнче кабат.
Тагын ялгыз калам инде,
Син киткән якка карап.
Сер бирмәгән булам инде,
Берни булмаган кебек:
Йөрәгем янмаган кебек,
Күңел тулмаган кебек…
Ярар, тормыйбыз елашып,
Тормыйбыз үбешеп тә…
Безнең яшьтә төчеләнү
Бетмидер килешеп тә.
Әгәр калсам моңсуланып,
Әгәр калсам боегып,
Моңсу йөзем калыр иде
Күңелеңдә уелып…
Ах, бу китүләр, көтүләр,
Күңелне кузгатулар!
Китүләргә караганда
Авыррак озатулар…
Вокзалга гына булса да
Озата барам инде…
Син тагын китәсең инде,
Мин тагын калам инде…
17.12.2017