Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 53
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бәлеш
(Актуаль шигырь)
ОглавлениеКояш кебек тора көлеп,
Бәлеше дә бәлеше!..
Нәкъ шушы бәлеш шикелле
Хатынымның һәр эше!
Шундый тәмле, шундый тәмле
Бәлешенең һәр төше…
Бу бәлешне мактый-мактый
Ашар иде һәр кеше!
Бу бәлешне үзегез дә
Ну суктырыр идегез!
Һәм, әлбәттә, телегезне
Йоткан булыр идегез…
Кунакка дәшеп тормадык,
Сезне ардырмас өчен,
Саранлыктан түгел, сезне
Телсез калдырмас өчен…
Минем хатын мине шулай
Көн дә өнсез калдыра…
Мәскәү түгел, үз хатыным
Мине телсез калдыра.
11.11.2017