Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 64

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бик сагынам…

Оглавление

Йә Хода, мин бит әле дә

Сагына беләм икән.

Сагынам, тик сагынулар

Бәгырьне телә икән…


Минем ничек сагынганны,

Ах, җаным, белсәң иде…

Минем сагышлы йөземне,

Ах, җаным, күрсәң иде…


Булмаса да канатларың,

Син кайтыр идең очып!

Кайтыр идең дә син очып,

Кочаклар идең кысып…


Кайнар кочагыма кереп,

Син китәр идең эреп,

Минем яратканны белеп…

Нәкъ яшь чактагы кебек…


Көтү авыр… Кавышкачтын,

Әй рәхәттер инде ул…

Бик сагынам… Сагыну шул

Мәхәббәттер инде ул…


22.12.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх