Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 62
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кайт инде…
ОглавлениеСоңгы вакытта эшләрем
Бер дә пешмәгән иде.
Каләмемнән юньле шигырь
Бер дә төшмәгән иде…
Син киткәчтен рәхәтләнеп
Эшләрмен дигән идем.
Эшләрмен дип, өстәлемә
Кәгазьләр өйгән идем.
Өйдә тыныч, яз, рәхим ит!
Өйдә беркем шауламый,
Беркем эш кушмый, борчымый,
Беркем комачауламый.
Бөтен шартлар тудырылган,
Тик нигәдер эшләнми.
Күңел никтер илһамланмый,
Күңел никтер хисләнми…
Юк икән шул, минем күңел
Мондыйга өйрәнмәгән.
Минем шигъри халәтем дә
Тынычка көйләнмәгән…
Кулга каләм тоткан килеш
Утырам менә изрәп.
Юк, язылмый, язып булмый…
Кайт инде син, кайт тизрәк!
19.12.2017