Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 43

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Исә каен җилләре…

Оглавление

Каеннар җилдә тирбәлә,

Каеннар иркәләнә.

Җилләр иркәләгән саен,

Каеннар күркәмләнә…


Җилләр, кунар урын эзләп,

Каеннарга сугыла.

Каеннар җил искән саен

Бөгелә дә сыгыла.


Җилләр исеп куйган саен,

Каеннар и назлана!

Көязләнә, сылулана,

Әйтерсең лә кыз бала…


Каеннарга җил кагыла,

Каеннар канатлана.

Каен җиле искән саен,

Шушы хәл кабатлана…


Канатлы каеннарымның

Бигрәк нечкә билләре…

Үссен каен җиләкләре,

Иссен каен җилләре!


2.10.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх