Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 40

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мәхәббәтле көзләрем…

Оглавление

Син миңа бик кирәк, җаным,

Су кебек, һава кебек!

Янымда синең булуың

Миңа бер дәва кебек!


Син миңа гел кирәк, җаным,

Көн саен, сәгать саен!

Син һәрчак кирәк буласың

Юк кына сәбәп саен…


Янымда гына басып тор!

Кирәкми бер сәбәп тә…

Янымда син булсаң гына

Мин бөек бер халәттә!..


Җитә миңа бер сулышың,

Җитә күз карашың да…

Мин үземне күрәм, җаным,

Синең күз карасында…


Син – минем кыюсызлыгым,

Син – минем кырыслыгым.

Син – минем шаулы яшьлегем,

Бүгенге тынычлыгым!


Син – минем елмаюларым,

Шатлыклы күз яшьләрем.

Яратуымны аңлата

Кайчакта сүз дәшмәвем…


Ярый әле син янымда,

Син – минем сабырлыгым.

Синең өчен генә язам,

Син – минем шагыйрьлегем.


Син бит минем гомеремнең

Мәгънәсе һәм асылы…

Килә генә әле безгә

Чын мәхәббәт фасылы.


Син – минем җырлы, сагышлы,

Мәхәббәтле көзләрем…

Күңелемдә йөргәннәрне

Яздым инде, түзмәдем.


27.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх