Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 24

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Көзге көннәр салкынайта…»

Оглавление

Көзге көннәр салкынайта,

Акрын-акрын салкын кайта…

Көз үзгәрә, үзсүзләнә…

Якты дөнья төссезләнә…


Зәңгәр күк тә болытлана,

Яшеллек тә тоныклана…

Тышта юеш… Күшектерә,

Нишләптер тиз өшеттерә…


Ничек кенә күнегергә?

Иң яхшысы – төренергә…

Төренергә, уранырга

Һәм шуңа да куанырга!..


Кирәк миңа җылы оя!

Күңел хәзер бик тиз тоя

Җылылыкның бөтен тәмен!

Җылы көтә бөтен тәнем…


Җылы көтә бөтен җаным…

Җылы көтә торган чагым…


04.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх