Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 30

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Ык буе күбәләге

Оглавление

Таш өстендә – күбәләк!

И гүзәл җан иясе…

Килә бу җан иясен

Иркәлисе, сөясе…


Таш өстендә – күбәләк…

Баш өстендә – кояшы…

Бу көзге күбәләкнең

Кайда икән оясы?


Таш өстендә – күбәләк…

Җылы кояш, җылы таш…

Җылы көннәр гел булмас,

Кояш башка җылытмас…


Таш өстендә – күбәләк…

Иртәгә яңгыр, диләр.

Гүзәллек нәзберек шул…

Көтәдер аны ниләр?!


15.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх