Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 22
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…
ОглавлениеМин гомерне хәзер көнләп саныйм
Һәм сәгатьләп саныйм, минутлап…
Гомеремнең күпме матур чагын
Уздырганмын икән мин йоклап.
Җир җимертеп эшләр чакларымны
Уздырганмын икән әрәмгә…
Күңелдәге күпме хыялларны
Ашыралмаганмын гамәлгә.
Күпме гомер күңел ачып узган…
Гомерләр жәл шулай узганга.
Бушка узган шундый вакытларны
Кызган ни дә хәзер, кызганма…
Эшләремнең эшләнгәннәре дә,
Эшләнмәгәне дә җитәрлек…
Кайберләрен эшләп булмас инде,
Кайбер эшләр әле көтәрлек…
Калган эшкә бик еш карлар яуды,
Ә кызыл кар һаман яумады…
Күңелемне никтер бер файдасыз
Кирәкмәгән эшләр яулады…
Ә вакыт ул мәңге хәрәкәттә,
Бер мизгелгә хәтта тукталмый.
Бер мизгелгә дә ул артка калмый
Һәм шулай ук алга укталмый…
Юк, вакыттан артта калып булмый,
Җитешеп тә булмый барсына.
Ә беркөнне, эшләреңне төяп,
Барасы бар Ходай каршына…
Кылган гамәлләрем чагыладыр
Башымдагы көмеш чалымда…
Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…
Кирәк булган яшьрәк чагымда.
02.09.2017