Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 34
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бу бит минем көзләрем…
ОглавлениеБу бит минем сукмакларым,
Бу бит минем эзләрем,
Бу бит минем гомерләрем,
Бу бит минем көзләрем…
Шушы көзге манзараны,
Шушы көзге төсләрне,
Миңа гына таныш булган
Шушы көзге төшләрне
Сөеп туймый күңелләрем,
Күреп туймый күзләрем.
Шушы сары көзләрдә дә
Алсулана йөзләрем…
Үзем дә сизми калганмын
Кергәнемне көземә.
Мөлдерәпләр карап торам
Көзләремнең күзенә…
Көзнең бөтен төсмерләрен,
Көзнең бөтен сүзләрен
Сыйдырыр идем шигырьгә,
Тоталмыйм шул үзләрен…
19.09.2017