Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 36

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Элеккеге агач…

Оглавление

Бу агач шаулап торгандыр,

Язын яфрак яргандыр,

Җәй көне – чәчәк, көз көне

Аны җимеш саргандыр…


Сайрарга, оя корырга

Аңа кошлар кунгандыр…

Аннары яфрак койгандыр,

Кыш буена туңгандыр…


Ни булса да яшәгәндер,

Бизәп туган якларын…

Ә хәзер оныткандыр да

Агач булган чакларын.


Ул инде агач түгел шул…

Корыган, үлгән инде.

Үзенең үлгәнлегенә

Ул күптән күнгән инде…


Мин дә искә төшералмыйм

Ни исемен, ни исен…

Һәрнәрсәнең үз чоры шул,

Хәзер инде ни дисең…


Тик ни гаҗәп, егылмый бит,

Тора бит баскан килеш!

Элеккечә басып тора

Күкләргә ашкан килеш!..


Белмим, ни булгандыр аңа?

Югыйсә яшь иде ул…

Бәлки, шушы кыяфәттә

Кабаттан яшидер ул?!


23.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх