Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 26

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Җилләтәсе бар…

Оглавление

Кичә бик җилле көн иде…

Тынып та тормады җил.

Кояш та чыгып карады,

Барыбер тынмады җил…

Җилләр йөрде агачларга

Бәрелеп тә сугылып.

Уйнады алар җил белән,

Бөгелеп тә сыгылып…

Агачлар булмаса, җилне

Күреп тә булмас иде,

Җилнең җегәрен тиз генә

Белеп тә булмас иде…

Җилләр исте исәрләнеп,

Берсен-берсе уздырып,

Җилләр исте, күңелдәге

Уйларымны туздырып…

Җилләнеп алулар кирәк!

Һәркемгә дә карый ул!

Гарасат, давыл түгел бит,

Җилләр генә ярый ул…

Бетердек бит дөньябызны

Пычратып һәм имгәтеп…

Тын алулары да авыр, –

Аласы бар җилләтеп!

Җилләтәсе бар дөньяны,

Яшәгән җиребезне…

Җилләтсен әле, җилләтсен

Заманның җиле безне!

Тик шушы җилдән соң дөнья

Чистарып китәр микән?

Сафланырга, пакьләнергә

Җил генә җитәр микән?..


10.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх