Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 39
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бөтен өмет сездә!
Оглавление(Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка ачык хат)
Бөтен өмет, Энгель Нәвапович,
Сездә генә, фәкать сездә генә!
Башкаларга берни кирәк түгел,
Бар эшләгәннәре сүздә генә…
Батыр булып йөргән иделәр дә,
Качып бетте алар өннәренә…
Аларның бит запас телләре бар…
Төкерәләр туган телләренә…
Яу кырында хәзер берүзегез!
Ә башкалар тора күзләп кенә,
Ул-бу була калса, үзләренә
Качар өчен урын эзләп кенә…
Болай булса, иртәме йә соңмы,
Телебездән колак кагачакбыз!
Телебезне жәлләп дәшми торсак,
Телебезне учлап калачакбыз!..
Халкыбызны телдән яздырабыз…
Юкка чыгарабыз телебезне…
Әгәр саклап, яклап калалмасак,
Каргаячак татар теле безне…
Ишетергә язмасын дип телик
Газиз телебезнең каргышларын!
Кабатлатмыйк, Энгель Нәвапович,
Үткәннәрнең ачы ялгышларын!
Хәлләрегезне без бик аңлыйбыз,
Кысалардыр сезне астан, өстән!
Өстәл сугып таләп итәләрдер
Бөтен тарафлардан, бөтен төштән!
Сезнең изге гамәлләрегез дә
Кемнәргәдер, беләм, ошамыйдыр…
Ә кемнәрдер сезнең батырлыкка,
Тапкырлыкка, бәлки, ышанмыйдыр…
Ә без ышанабыз! Телебезне
Чит-ятларга бирмик телгәләргә!
Телебезне саклап калган өчен
Утыртмаслар әле төрмәләргә…
Нык торыгыз, Энгель Нәвапович,
Телебезне мыскылламасыннар!
«Татар теле безгә кирәкми!» – дип,
Сезнең алда мышкылдамасыннар…
Бер адым да чигенмәскә кирәк!
Җиңелербез, әгәр чигенсәгез!
Телсез калыр безнең татарыбыз,
Бу алышта әгәр җиңелсәгез!
Бирешмәгез, Энгель Нәвапович!
Бирешсәгез, безнең эшләр харап!
Бөтен өмет сездә! Күрәсезме,
Бөтен татар тора сезгә карап!
26.09.2017