Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 38

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Нәргизә чәчәк ярата

Оглавление

Балаларга

Нәргизә чәчәк ярата,

Булса да кеп-кечкенә.

Чәчәк күрсә, туктамыйча

Китә алмый һич кенә.


Матур-матур чәчәкләрне

Әллә каян таный ул.

Чәчәкләрне ләкин өзми,

Иснәп кенә карый ул.


Күрсә матур чәчәкләрне,

Нәргизә и сөенә!

Сөенечтән бии башлый

Шул чәчәкләр көенә…


Нәргизә чәчәк ярата!

Ул үзе дә гөл-чәчәк!

Үскәчтен, гөл-чәчәкләрне

Үзе дә үстерәчәк!


24.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх