Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 42

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кишер үстерүчеләргә киңәшләр
(Шаяру, әлбәттә)

Оглавление

Яшисегез килсә озак,

Сез кишер утыртыгыз!

Сез күршеләрегезне дә

Кыстагыз, котыртыгыз!


Җирегезне сез ел саен

Тирес белән бутагыз!

Вакытында сирәкләгез,

Вакытында утагыз!


Кишерләрегезне, зинһар,

Судан мәхрүм итмәгез!

Көн саен сибеп торыгыз,

Тик артыгын сипмәгез!


Көн саен карап торыгыз:

Үсә микән, юк микән?

Кәефләре әйбәт микән,

Тамаклары тук микән?


Кишерләрегезне, зинһар,

Караклардан саклагыз!

Базарга чыгып сатсагыз,

Бик арзанга сатмагыз!..


Мул уңышлар биреп торсын,

Яшәсен кишерегез!..

Киңәшләрем ошамаса,

Сез, берүк, кичерегез…


1.10.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх