Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 25
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
И гомернең кануннары…
ОглавлениеСиздерә, бик тә сиздерә…
И гомернең узулары.
Өйрәнеп булмый тиз генә…
И күңелнең сызулары.
Моңсу уйлар уйландыра…
И кояшның батулары.
Уяндыра, куандыра…
И таңнарның атулары.
Көтеп алам көннәремне…
И көннәрнең яктылыгы.
Саг(ы)нам әллә кемнәремне…
И хәтернең татлылыгы.
Хисләр ярсып-ярсып ала…
И аларның ташулары.
Хыяллар да канатлана…
И күкләргә ашулары.
Яра да болай сызлатмый…
И йөрәкнең янулары.
Сулар да болай тиз акмый…
И гомернең агулары.
Кояш хәзер көн дә чыкмый…
И кояшсыз калулары.
Ә җан-җаным көн дә сыктый…
И гомернең кануннары.
06.09.2017