Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 32
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Көзнең соңгы алмалары
ОглавлениеКөзнең соңгы алмалары
Тәрәзә төпләрендә.
Өлгереп өлгермәгәннәр…
Җәй төсе күпләрендә.
Көзнең соңгы алмалары…
Татлы да, бик ачы да.
Күңелне ачып җибәрә
Алмаларның кайсы да…
Күзнең явын алмаса да,
Иркәли безнең күзне.
Алар көзге алмалар шул,
Өзелеп көтә көзне…
Көзнең соңгы алмалары
Кайчан балланыр икән?
Көзге кояшта кызына…
Кайчан алланыр икән?
Кызарып өлгерерләрме?
Булмый шул, булмый белеп…
Көзнең соңгы алмалары…
Соңгы мәхәббәт кебек.
17.09.2017