Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 33
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Нишләттеләр сине, каен?..»
ОглавлениеНишләттеләр сине, каен?
Кемнәр шулай иттерде?
Сине кемнәр, каенкаем,
Шушы көнгә җиткерде?
Кая синең төп-төз буең?
Кая зифа буй-сының?
Кая нәфис сылулыгың?
Кая ап-ак тылсымың?
Синең каенлыкларыңнан
Калмаган шул берни дә.
Узалардыр, синең каен
Икәнеңне белми дә…
Сиңа кул күтәргәннәрнең
Күңелләре күмердер…
Юк, юк, каен мондый булмый,
Юк, син каен түгелдер!
Минем якташ каеннарым
Сине танымас иде…
Минем шикелле шагыйрьләр
Сиңа табынмас иде…
Гашыйк кызлар һәм егетләр
Сиңа сарылмас иде…
Авылларыннан киткәннәр
Сине сагынмас иде…
И каеным, сине күреп,
Әрнепләр йөрдем инде.
Күрмәскә кирәк булган да…
Нишлим соң, күрдем инде…
19.09.2017