Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 41
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Парк. Көз. Моңсулык
ОглавлениеЯлгызым буш парк буйлап
Арып-талып килеш…
Яфраклар ява юлыма
Саргаймаган килеш…
Башымда бер юньле уй юк,
Төрле имеш-мимеш…
Күңелләрне бушатырга
Юк бер таныш-белеш…
Яшь тавышлар ишетелми,
Юк бернинди көлеш…
Яшь гашыйклар да күренми,
Юк бернинди үбеш…
Кайда йөрисең син, кояш?
Хәлләремне белеш!
Тизрәк чык та нурларыңны
Минем белән бүлеш!..
Юк, бүлешми… Кайчан үтәр,
Кайчан бетәр бу эш?
Югыйсә бигрәк күңелсез…
Ну просто үлеш!
Шушыдыр инде, күрәсең,
Миңа дигән өлеш…
Яңгыр яварга җыена,
Аяк асты юеш…
30.09.2017