Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 37

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Ай да мин…

Оглавление

Төн эчендә мин берүзем,

Күктә – ялгыз ай гына…

Тып-тын гына очып бара,

Йөзеп бара җай гына…

Яктысы – су өсләрендә,

Сагышы – җаннарымда…

Яшьлектәге аебыз да

Һаман күз алларымда…

Бу ай безнең ай микән ул?

Әллә бүтән ай микән?..

Һай, бу күңел…

Хыялларга

Нигә шулай бай икән?..

Ай тын гына, талгын гына

Китеп бара түбәмнән.

Мин дә айга карап торам,

Ай да миңа төбәлгән…

Бер-беребезне без шулай

Бер сүзсез дә аңлыйбыз…

Очрашканда, күзебездән

Күзебезне алмыйбыз.

Галәмәт бу төнге галәм…

Галәм катлы-катлы шул.

«Очсыз-кырыйсыз күк бит ул…»

Тукаебыз хаклы шул…

Белсә беләдер ай гына

Төннең бөтен серләрен.

Мин дә беләм ай белгән шул

Серләрнең кайберләрен…


24.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх