Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 28
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бүген шундый рәхәт…
ОглавлениеҖәйне дә уздырды бу көн,
Җәй болай ук булмас…
Бүгенге тынлык җанымда
Бик тиз генә тынмас…
Төнлә яуган яңгырдан соң
Көн чистарып калган.
Кояш та үз урынында,
Балкый иртә таңнан.
Тик кояшка карап булмый –
Күзне чагылдыра…
Җил дә исми, исе китми,
Никтер ялындыра…
Күзләрен ачкан чәчәкләр,
Күз алмыйлар миннән.
Чәчәкләрнең күзләренә
Мең гүзәллек иңгән…
Пыяладай зәп-зәңгәр күк…
Су өсләре – көзге.
Шатлыкларым җәйге иде,
Сагышларым – көзге.
Шатлыкларга да биргесез
Көзге халәтләрем.
Үзем беләм, үзем генә
Аның сәбәпләрен…
Шушы гүзәл көне өчен
Гомеремә рәхмәт!..
Шигырь дә язасы килми,
Бүген шундый рәхәт…
13.09.2017