Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 23

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Авылым кичләрендә…

Оглавление

Бу – минем туган авылым,

Минем үскән урамым…

Кайткан саен, малайчакка

Кайткан төсле буламын…


Буламын да… Кайткан саен,

Сагыш сара җанымны.

Хисләремне аңлый алмыйм,

Аңласам да аңымны…


Әнкәем дә каршы алмый,

Чыгып капка төбенә…

Чыгар иде карамыйча

Көненә һәм төненә…


Хәтта сәлам бирергә дә

Урамнарда кеше юк.

Авылда да кешеләрнең

Кешеләрдә эше юк.


Хәзер авыл халкының да

Исе китми юк-барга.

Телевизор карый алар,

Әзерләнә йокларга…


Җитмәсә, авыл кояшы

Офыкка кереп бара,

Эреп бара, бар шәфәкъне

Эңгергә төреп бара…


Нигә шундый моңсу икән

Авылым кичләрендә?!

Каласылар бар бит әле

Кара төн эчләрендә…


03.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх