Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 21
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Сентябрьнең бере бүген…»
ОглавлениеСентябрьнең бере бүген…
Кыңгыраулар чыңлады…
Бүгенге көн нәкъ җәй төсле,
Җәй бер көнгә соңлады.
Димәк, әле көз күренми,
Димәк, җәй дәвам итә.
Соңлаган җәй күңелләргә
Бигрәк тә дәва икән…
Җитми калган иде шул җәй…
Әйдә ныграк соңласын!
Китмәсен әле, китмәсен!..
Уйлашырбыз шуннан соң…
01.09.2017