Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 6

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Уйларым

Оглавление

Яшәсәң иде уеңны

Уйлар-уйламый гына…

Яшәп булмый шул дөньяда

Уйлар уйламый гына.


Уйларым минем тезгенсез:

Сулда да ул, уңда да…

Уйларым әллә кайларда:

Тегендә дә, монда да…


Уйларымны кысам бик еш

Йөрәгемә, учыма.

Тырышсам да чыга алмыйм

Уйларымның очына…


Күңелдәге уйларымны

Булмый ла тыеп кына…

Җырлар язам, уйларымны

Уйдырып, уеп кына.


10.08.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх