Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 5
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Экспромт
ОглавлениеКама да ул, Чулман да…
Бигрәк матур, чыннан да…
Карап туймалы түгел,
Хисләр тыймалы түгел…
Сизелми акканы да,
Ярларга какканы да…
Гомерләр дә ага шул,
Сизелми дә кала шул
Гомерләрнең акканы,
Кояшларның батканы…
Ә Чулман ага, ага
Ерак диңгезгә таба…
Агар ул бездән соң да,
Агар ул сездән соң да…
08.08.2017