Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 9
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Бу – минем таныш бөркетем!..»
ОглавлениеБу – минем таныш бөркетем!
Күз алалмыйм аңардан…
Кереп китә ул офыкка,
Пәйда була яңадан.
Бөтерелә, бөтерелә
Бөркетем баш түбәмдә…
Ул биектә, иркенлектә,
Ә мин менә түбәндә…
Очкан кебек уйнап кына,
Ах, ничек килештерә!
Ул мине дәшә күкләргә,
Ул мине ирештерә…
Кайчандыр бөркетләр кебек
Очкан чаклар бар иде,
Бөтен галәмне берьюлы
Кочкан чаклар бар иде…
Очкан чакларым бар иде…
Иде шул, иде генә…
Хәзер бөркетләр очканны
Күзәтәм инде менә…
17.08.2017