Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 10
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Юл өстендә – кызгылт кояш…»
ОглавлениеЮл өстендә – кызгылт кояш…
Тияр-тимәс кенә…
Кап-кара киемнәрен төн
Кияр-кимәс кенә.
Кояшның аның эше шул:
Көн дә шулай бата…
Шунсы әйбәт: кояш батса,
Кабат таңнар ата.
21.08.2017