Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 13

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Калдырырмын сезгә дә

Оглавление

Балаларга

Алма җыеп алып кердем,

Эшләпәмне тутырып.

Хәзер менә рәхәтләнеп

Ашыйм инде утырып…


Бигрәк матур булып пешкән,

Ашасаң да кызганыч.

Ашамасаң да кызганыч,

Ташласаң да кызганыч…


Ә шулай да, ә шулай да

Ашамый булмас инде.

Менә бу иң тәмлесеннән

Башламый булмас инде…


Алмалар бик күп тә түгел,

Тулмый бугай йөзгә дә…

Борчылмагыз, әгәр туйсам

Калдырырмын сезгә дә.


25.08.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх