Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 15

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Торуыма кояш чыккан…»

Оглавление

Торуыма кояш чыккан,

Канатларын җәйгән…

Һич кенә дә китәселәр

Килми әле җәйдән.


Шундый рәхәт күңелләргә,

Кояш нурын койгач:

Бөтен күзәнәкләргә дә

Кереп тула кояш!


Ходай биргән бәхет бит бу!

Ачыйк күзебезне!

Яшермик әле кояштан

Якты йөзебезне!


Бу дөньяда яшәвеңә

Ничек куанмыйсың?!

Яшәп калыйк! Теләсәң дә,

Бүтән туалмыйсың…


28.08.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх