Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 8
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Теләсә нишләсеннәр…
ОглавлениеИҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!
И. Бәдретдинова, җырчы
Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр
Алларын һәм артларын.
Һич югында, шулай итеп
Күтәрсеннәр хакларын…
Тамашачыга ошагач,
Туйганчы кылансыннар.
Үзләрен, әйдә, җырчы дип,
Йолдыз дип уйласыннар…
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар!
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар…
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да…
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…
15.08.2017