Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 19
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Торналар да китеп бара инде…»
ОглавлениеТорналар да китеп бара инде,
Офыкларга җитеп бара инде.
Тезелешеп бара, чылбыр булып,
Авазлары кала, бер җыр булып.
Кагылалар көзнең кылларына,
Моң сибелә көзнең кырларына…
Сөн буеның моңсу торналары,
Үзәкләрне өзә торганнары…
Җылы якларына юл алалар,
Офыкларга кереп югалалар…
Күз алдымнан китмәс сурәтләре,
Торналарның моңсу шул рәтләре…
Колагымда – каңгылдашулары…
Бу – аларның саубуллашулары.
31.08.2017