Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 16
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Көндезге Казан…
ОглавлениеМин көндезге Казаныма
Карап торам биектән.
Ул миңа ят та, якын да…
Нилектәндер, нилектән?!
Астына ут төрткән кебек,
Казан ул кайнап тора.
Сандугачлары көн буе
Урысча сайрап тора…
Казан һаман матурая,
Кайчакта шаккатарлык…
Ләкин татарча түгел шул,
Ул урысча матурлык.
Казанның бу матурлыгы,
Әлбәттә, фасад кына…
Татар рухы була алмый
Фасадлар ясап кына.
Казан көндез тынгысызрак,
Шау-шулырак, кырысрак.
Казан урысча сөйләшә,
Казан көндез урысрак…
Казанда, тиеш булса да,
Татарлык бик аз анда.
Татар теле яңгырамый
Урыслашкан Казанда…
Татарларның башкаласы
Казаныбызда хәтта
Татар телен белмәсәң дә
Яшәп була рәхәттә…
Казан ул – куанычыбыз,
Казан ул – газабыбыз…
Барыбер газиз шул инде
Чукынган Казаныбыз!
Өмет өзмик, яңадан да
Кайтыр әле татарлык!
Казаныбыз да булыр бер
Мактанырлык, мактарлык!
Абруйлы булыр ТЕЛЕБЕЗ
Футбол һәм хоккей кебек!..
Балконнан карап торганда
Барсы да о-кей кебек…
28.08.2017