Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 12
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Казанымның төнге утлары…
ОглавлениеКарап торам балконымнан
Төнге Казаныма.
Карап торам Казанымның
Төнге базарына…
Төнге Казан, төнге базар,
Беләм инде, алдый.
Алдаганны минем күңел
Аңлый инде, аңлый…
Аңласам да алданасым
Килә минем бүген…
Күзәтәм мин Казанымны,
Казанымның күген…
Казанның бөтен чынлыгы
Төнгә яшеренгән…
Күз чагыла төсләреннән:
Зәңгәр, яшеленнән…
Әкиятләрдә дә булмас
Мондый гүзәл кала…
Төнге Казан гына шулай
Гүзәл була ала!
Казанны да, галәмне дә
Бер итеп йөрмәле…
Казанымның галәм белән
Кавышкан бер мәле…
Казанның төнге утлары
Илһам – язарыма…
Бәхет телим милләтемә,
Газиз Казаныма!
25.08.2017