Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 4
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Җәй килде Казанга да…
ОглавлениеКөтә-көтә көтә торгач,
Җәй килде ул Казанга да…
Казанга җәй килде диеп,
Була шигырь язарга да…
Моңа кадәр җылы җәйләр,
Белмим, нигә ялындырган?!
Әллә җәйләр соңлаганга,
Җәйге Казан сагындырган!
Нәрсә генә әйтсәгез дә,
Җәйге Казан ямьлерәк шул!
Җылы җәйнең һәрбер көне
Гамьлерәк шул, тәмлерәк шул!
13.07.2017