Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 20
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Бүген җәйне озатабыз…»
ОглавлениеБүген җәйне озатабыз…
Беләм инде, беләм.
Шуңа сезне котлыйм җәйнең
Соңгы көне белән!
Быелгы җәй соңгы кабат
Канатларын җәйде.
Беләм инде, барыбыз да
Сагынырбыз җәйне…
Сагынырсың, саргаерсың,
Күңелләрең тулгач…
Җәйләр, димәк, матур булган,
Сагынырлык булгач.
Җәйнең бөтен матурлыгы
Калсын үзебездә…
Җәйләр төсле матур булсын
Безнең көзебез дә!
31.08.2017