Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 51
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Милли кием бизгәге…
Оглавление(ТНВ каналыннан «Таяну ноктасы» тапшыруын карагач)
(Депутатлар милли киемнәр турында закон кабул итәргә җыена. Чиновникларны да милли киемнәрдән йөртмәкчеләр икән.)
Ниһаят, безгә дә җитте
Милли кием бизгәге…
Пальтоның да, куртканың да
Булсын милли бизәге…
Депутатлар уйлансыннар,
Аларга наказ кирәк!
Кытайлар тегеп бирсеннәр,
Срочно заказ кирәк!
Түрәләргә – милли чикмән,
Әлбәттә, милли башмак…
Депутатлар үзләре үк
Кияргә тиеш башлап!
Депутатлар утырсыннар
Бары милли башлыктан,
Аерылып торсын алар
Чуваш белән башкорттан.
Эшкә йөрсеннәр чапаннан!
Ярый камзол, бишмәт тә!
Закон кушкач, кими булмый,
Булмый берни эшләп тә!
Чиновниклар һәм түрәләр
Йөрсен милли формадан!
Зур штрафлар салынсын
Чыкса милли нормадан!
Депутатлар таләп итсен,
Әйтик, бухгалтерлардан:
Хатын-кызлары йөрсеннәр
Милли бюстгальтерлардан!
Үзегез күреп торасыз:
Татарлык бит бик кими!
Хатыннар, кызлар ник кими
Матур милли бикини?
Булмый милли бикинисыз,
Ни генә димәсеннәр…
Әгәр милли булмый икән,
Бөтенләй кимәсеннәр!
Мөгаен, икеләнмичә
Хупларсыз мине сез дә:
Безнең милли кызларыбыз
Чибәр бер киемсез дә!
Долой чит ил киемнәре!
Киемнәр милли булсын!
Әгәр инде милли булса,
Теләсә нинди булсын!..
Килер бер көн: татар йөрмәс
(Раз өстән кушкансыз!)
Өйдә милли пижамасыз,
Тышта милли ыштансыз!