Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 66
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Идиллия
ОглавлениеКышкы дөнья килә әле
Уянып кына.
Карлар ява акрын гына,
Уйланып кына…
Карлар ява салмак кына,
Иренеп кенә…
Йөрим мин дә, уйларыма
Бирелеп кенә.
Ява карлар үз көенә,
Ашыкмый гына…
Йөрим мин дә, хисләремне
Ташытмый гына.
Бу дөньяга туганыма
Сөенеп кенә,
Яшәгәнемә сөеп һәм
Сөелеп кенә…
Карлар ява тып-тын гына,
Моңланып кына.
Йөрим, шушы ак карлардан
Моң алып кына…
Шушындый була торгандыр
Әкият кенә…
Күңелемдә ак теләк тә
Ак ният кенә.
24.12.2017