Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 82
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Язларымнан, җәйләремнән…»
ОглавлениеЯзларымнан, җәйләремнән,
Әйе, ераклашам…
Акрын гына көзләремә,
Әйе, яраклашам…
Якыная бара көзгә
Рухым, җаным, тәнем…
Хәзер инде ныграк тоям
Көзнең гамен, тәмен…
Көзләр ныграк чагылдыра
Күңел халәтемне…
Тагын хисләргә бирелдем, –
Ну шул гадәтемне…
13.10.2013–21.01.2018