Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 86
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Һич онытмыйм…
ОглавлениеҺич онытмыйм яр буенда
Пароход көткәнемне,
Пароход килгәч, Казанга
Утырып киткәнемне…
Китеп барам, туганнарны,
Туган якны калдырып.
Борылам да карыйм артка,
Күзләремне талдырып.
Күзләремә яшьләр килә,
Күзләрем талды бугай.
Туган ягым мин киткәнне
Сизми дә калды бугай…
Минем килеп төшкәнемне
Ә Казан сизәр микән?
Тик пароход бик ашыкмый…
Гел шулай йөзәр микән?..
Пароходта китеп барам,
Яуларга дип Казанны.
Мин әле белмим, билгеле,
Миңа ниләр язганны…
Казан әле мине белми
Ишетеп тә, күреп тә…
Ул мине ничек каршылар?
Булмый әле белеп тә…
Казанны уйламый калган
Юктыр минем бер көнем…
Тик Тукайдан башка анда
Юк бит минем беркемем…
Белмичә ни күрәсен дә,
Белми ни буласын да,
Китеп барам пароходның
Дүртенче классында…
Әй гомерләр…
Гомерләр дә
Шактый кичелде инде…
Ә ул пароход «Габдулла
Тукай» исемле иде.
9.02.2018