Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 83
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Син көт инде…
ОглавлениеЮлларыма карлар ява,
Туктамый бер минут та…
Яннарыңа бара алмыйм:
Мин бер суда, бер утта.
Яшьлектә дә юлларымда
Йә яңгыр, йә кар иде.
Яннарыңа карлар ерып
Барган чаклар бар иде…
Карамас идем карына…
Ах, яшь чакларым булса!
Очар идем яннарыңа,
Ах, яшь чаптарым булса!
Бара алмыйм яннарыңа…
Бер туңам да бер янам!
Син көт инде… Кар-бураннар
Туктар әле берзаман…
25.01.2018