Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 84
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мин – каеннар җырчысы…
ОглавлениеКаеннарга кыш килешә,
Каеннар матур кышын.
Каеннарым нурга күмә
Күңелнең эчен, тышын…
Каеннар – кышкы агачлар,
Каеннар – кар төсендә.
Ак карлар да ак каеннар
Кышның бөтен төшендә…
Безнең якта таңнарны да
Ак каеннар аттыра,
Ак каеннар яктысыннан
Көннәр тизрәк яктыра…
Ә шулай да каеннар да
Көтәләрдер язларны…
Алар әле белми минем
Нинди шигырь язганны.
Әгәр белсәләр, яныма
Килерләр иде очып,
Алырлар иде уратып,
Йөртерләр иде кочып…
Күңелдә – каен аклыгы,
Җанда – каен җылысы…
Мин бит аларның шагыйре,
Мин – аларның җырчысы.
27.01.2018