Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 77
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Җитми…
ОглавлениеБу кешегә һәрчак нидер җитми.
Ә. Атнабай
Бер уйласаң, безгә бар да җитә:
Аң да җитә бездә, дан да җитә…
Бер уйласаң, әллә ниләр җитми:
Халкыбызга гаярь ирләр җитми;
Дөнья буйлап чапкан чаклар җитми,
Чабар өчен чыдам чаптар җитми;
Чаптарлары булса, ияр җитми,
Яу чабарлык гайрәт, егәр җитми;
Алтын Урда кебек чорлар җитми…
Милләт уятырлык җырлар җитми…
Хәтерләрне бер туздыру җитми,
Камчы җитми, бер сыдыру җитми…
Сүнгән рухны бер кыздыру җитми…
Бүген безгә бер сызгыру җитми…
Үз арабыздагы берлек җитми,
Көрлек җитә бездә, хөрлек җитми…
Киңәшергә затлы бүрек җитми…
Безгә һаман акыл кереп җитми.
Шул җитмәгәннәрне аңлау җитми…
Хәлләребез, әйе, бик тә җитди…
Шушы уйлар баштан һич тә китми…
Бу шигыремә дә нидер җитми…
03.01.2018